Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре Казан шәһәрен машиналардан киметү буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрә

Соңгы вакытта Казан юлларында "әфлисун төсе"ндәге тамгалар барлыкка килә башлады. Машина йөртүчеләргә алар буенча хәрәкәт итү катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге "кишер төсе"ндәге тамгалар Су спорты төрләре...

Соңгы вакытта Казан юлларында "әфлисун төсе"ндәге тамгалар барлыкка килә башлады. Машина йөртүчеләргә алар буенча хәрәкәт итү катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә.

Бу турыда журналистларга Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге "кишер төсе"ндәге тамгалар Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кунакларын бер урыннан икенче урынга күчерү өчен "хезмәт итәчәк". Хәзерге вакытта әлеге билгеләрне эшләү тулысынча тәмамланган. Алар башкаланың 11 урамында ясалган.

- Бу тамгалар 9 августка кадәр гамәлдә булачак. Машиналарга алар буенча хәрәкәт итү катгый тыела. Бу кагыйдәне бозучыларга исә 1500 сум күләмендә штрафлар яный, - дип ассызыклады Игорь Новиков.

Тагын бер яңалык: соңгы көннәрдә халык үз телефоннарына Казанда "Тоннель" операциясе игълан ителү турында мәгълүмат ала башлады. Әлеге смс-хәбәрдән күренгәнчә, тиздән полиция хезмәткәрләре һәм суд приставлары шәһәрне машиналардан киметү буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрәчәк. Алар автотранспортның юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен тикшереп кенә калмый, ә машина йөртүченең штрафлары, автомобильдә булырга тиешле җиһазларның бармы-юкмы икәнлегенә кадәр ачыклый ди.

Игорь Новиков сүзләренә караганда, дөнья чемпионаты вакытында Казан урамнарында ЮХИДИ идарәсе вәкилләре саны, чыннан да, артачак. Араларында юл-патруль хезмәте полкы вәкилләре белән беррәттән республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан чакырылган полиция хезмәткәрләре дә булачак.

- Чыннан да, дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча эшчәнлекне көчәйтте. "Тоннель" операциясе исә әледән-әле үткәрелеп тора. Кагыйдә буларак, шәһәрдәге юлларның бер өлеше ике-өч сәгатькә ябыла һәм аның буенча узучы һәрбер транспорт чарасына карата махсус тикшерү уздырыла. Аның максаты: юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәвен тәэмин итү, - дип ассызыклады Игорь Новиков.

Җитәкче сүзләренә караганда, юл йөрү кагыйдәләрен тулысынча үтәүчеләргә куркасы юк. Аларга бернинди дә өстәмә проблемалар тудырылмаячак.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев