Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Праймеризда сәгать көндезге өчкә татарстанлыларның 10,2 проценты тавыш биргән

Татарстанда праймериз 460 участокта уза.

Бүген 15.00 сәгатькә "Бердәм Россия" партиясе праймеризында кандидатлар өчен 302 мең татарстанлы үз тавышын бирде. Шушы вакытка участокларга  килгән халык сайлаучыларның 10,29 процентын тәшкил итә. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты ситуацион үзәге хәбәр итә.

"Сайлауга килүчеләр статистикасы түбәндәгечә: Әтнә районы - 18,41 процент, Чүпрәле районы - 17,6 процент, Чирмешән районы - 17,3 процент, Лениногорск районы - 15,3 процент", - диелә  бу белешмәдә.

15.00 сәгатькә Казанда сайлаучыларның 7,2 проценты тавыш биргән. Участокларга 66,5 мең сайлаучы килгән. Яр Чаллыда праймеризда 32,9 мең кеше катнашкан, килүчеләр саны 8,2 процент тәшкил итә.

  • "Бердәм Россия" партиясе алдан тавыш бирү уздыра. Республика халкы 8 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатларын сайлауга "Бердәм Россия"дән кандидатлар исемлеге төзи. Бүген барлыгы 460 участок оештырылды, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли.
  • Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел. 

 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X