Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент белән очраштылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап үткәрелгән тантанада республиканың барлык төбәкләреннән дә ветераннар чакырылган иде. Безнең районнан анда 7 сугыш ветераны - Язлы Арташтан Мансур Әгъләмҗанов, Лесхоздан Ваһап Казанчиков, Иске Икшермәдән Нурислам Фәрхуллин, район ветераннар Советы рәисе Әнвәр...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап үткәрелгән тантанада республиканың барлык төбәкләреннән дә ветераннар чакырылган иде. Безнең районнан анда 7 сугыш ветераны - Язлы Арташтан Мансур Әгъләмҗанов, Лесхоздан Ваһап Казанчиков, Иске Икшермәдән Нурислам Фәрхуллин, район ветераннар Советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин, Көектән Шаһи Гайфиев, Шәмәрдәннән Биктимер Ибраһимов, Алан-Елгадан Нәҗип Шәрипов катнашты. Олы хөрмәт һәм ихтирамга лаеклы ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев озата барды.

Сугыш чоры егетләре - бүгенге аксакаллар өлкән яшьтә булуларына карамастан, шат күңелле, җор телле. Сугыш еллары да кичелгән, яшьлек тә еракта калган, әмма йөзләрендә яшь буынга да яшәү көче бирерлек рух ныклыгы балкып тора.

- Без - сугышның иң соңгы буыны. 1418 көн барган сугыш бик күп корбаннар, югалтулар хисабына безгә җиңү китерде. Яшь буын без күргән ачлык-ялангачлыкны, михнәтләрне күрмичә, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп яшәсен иде, - ди Нәҗип Шәрипов.

Президент белән очрашуга барган ветераннар барысы да канәгать калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар