Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Плющенко һәм 15 яшьлек фигуралы шуу остасы Липницкаяның чыгышларын аягүрә алкышлады [видео]

Сочида Олимпиадада, фигуралы шуучыларның команда турнирында, ирекле программада россияле 15 яшьлек Юлия Липницкая җиңүгә иреште. Ю.Липницкая иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ә канадалы Кейтлин Осмонд - бишенче. Россияне тәкъдим итәчәк Елена Ильиных-Никита Кацалапов пары чыгышы алдыннан Россия Канада командасы 11 очкога алда бара. Аларның чыгышыннан "алтын" язмышы хәл ителми. Россия җыелма...

Сочида Олимпиадада, фигуралы шуучыларның команда турнирында, ирекле программада россияле 15 яшьлек Юлия Липницкая җиңүгә иреште.

Ю.Липницкая иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ә канадалы Кейтлин Осмонд - бишенче.

Россияне тәкъдим итәчәк Елена Ильиных-Никита Кацалапов пары чыгышы алдыннан Россия Канада командасы 11 очкога алда бара. Аларның чыгышыннан "алтын" язмышы хәл ителми. Россия җыелма командасы команда турнирын алар бозга чыкмаган очракта да ота.

Юлия Липницкая кышкы Олимпиада уеннарының иң яшь чемпионы булды. Җиңүчене трибунадан Россия Президенты Владимир Путин, Россия спорт министры Виталий Мутко һ.б. аягүрә басып алкышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев