Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин дәүләт хезмәткәрләренең окладын 3 процентка индексацияләүне раслады

Россия Президенты указы хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның айлык оклады артачак. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«2020 елның 1 октябреннән федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең айлык окладлары күләмен 1,03 тапкыр арттырырга», — диелә документ текстында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, 3 процент күләмендәге индексация Россия Тышкы эшләр министрлыгы, дипломатик вәкиллекләр һәм консуллык учреждениеләре, территориаль органнар — Тышкы эшләр министрлыгының Россия территориясендәге вәкиллекләренең дипломатик хезмәткәрләренә кагылачак. Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев