Кәгазь журналистика, кәгазь китаплар кебек үк, үзгәреп торучы зур дөньяда урынын саклап калачак. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында шундый фикере белән уртаклашты.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали
«Гаджеттан файдалану мөмкинлеге бар бит, анда яхшы шрифт белән төрле телләрдә барысы да язылган, мин дә кайчагында аны кулланам, ә китапны кулыңа алуга килгәндә, анысы бөтенләй икенче. Кәгазь журналистика да кулыңа шул ук «Известия» яки «Комсомолка»ны («Комсомольская Правда» - Т-и иск.) алып битләрен актарган, казынган кебек, ул ниндидер канәгатьлек бирә», - диде Путин.
Ул журналистика белән шөгыльләнүчеләр укучыларда сакланган бу кызыксынуны исәпкә алыр дигән ышаныч белдерде. «Иң мөһиме – контент, эчтәлек. Әгәр кәгазь басмаларның интернеттагы чүп-чар белән чагыштырганда лаеклы контенты булса, ул беркая да китмәячәк һәм үлмәячәк», - дип сүзен төгәлләде Путин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kagaz-zurnalistika-turynda-agar-laekly-kontent-bulsa-ul-ulmayacak-5897986


Нет комментариев