Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Кремльдә Метшинны һәм Магановны бүләкләде

Россия Президенты күренекле россиялеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Президенты Владимир Путин күренекле россиялеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булган Казан мэры Илсур Метшин һәм дәүләт башлыгы Мактау ордены тапшырган «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов бар. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович, безнең халык исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез.

Сез безгә ышанып тапшырган, ярдәм күрсәткән һәм ярдәм итүне дәвам итә торган халыкара чаралар, Казанның 1000 еллыгыннан башлап, Бөтендөнья Универсиадасы, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм, әлбәттә, сезнең җитәкчелектә үткәргән футбол буенча дөньякүләм чемпионат - алар шәһәр инфраструктурасын үзгәрттеләр һәм тормыш сыйфатын бик күтәрделәр», — диде Казан мэры бүләкләү тантанасыннан соң.

Илсур Метшин сүзләренчә, һәр чарадан соң казанлыларның бөтен дөньядан меңләгән дуслары барлыкка килә.

«1000 еллык Казанның данлы тарихында бик күп игелекле сәхифәләр бар, әмма бу чаралар Татарстан башкаласын Европа шәһәренең бөтенләй башка дәрәҗәсенә чыгарды», — диде шәһәр башлыгы һәм Казанның яңа казанышларга әзер булуын әйтте.

Фото: https://www.kzn.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев