Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә Сovid-2019 коронавируслы авырулар янында булды

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 14 төбәктә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы теркәлгән.

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә булды, анда Covid-2019 коронавирусы белән авыручы пациентлар дәвалана. Дәүләт башлыгы пациентларны дәвалау барышы белән танышты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы саклагыч костюм, бахилла һәм перчаткалар киде, шуннан соң пациентларны карап тоту һәм дәвалау шартлары белән танышты. «Коллективыгызга иң җылы сүзләрне җиткерегез. Мин аларның ничек эшләүләрен карадым, барысы да хәрби постта. Хәрби гыйбарәләр кулланасы килми, әмма чыннан да, барысы да сәгать кебек эшли, җайга салынган яхшы механизм кебек», — диде Путин, баш табиб Денис Проценкога мөрәҗәгать итеп.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 14 төбәктә яңа коронавирус инфекциясенең 57 очрагы теркәлгән, зарарланган кешеләрнең гомуми саны 495 очракка кадәр арткан.

Элегрәк Казанда коронавирус белән авыручылар янына Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. 2020 елның февралендә ул хастаханәдә Diamond Princess лайнерыннан туристларны каршы алган иде.

Фото: www.kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев