Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин ташламалы ипотека программасын бер елга озайту турында игълан итте

Кредитның иң зур суммасы барлык төбәкләр өчен 3 млн сум булачак.

Июльдә тәмамлана торган ташламалы ипотека программасы бер елга озайтылачак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чара Россия гаиләләренә сизелерлек ярдәм күрсәткән, шулай ук үстерүгә коронавирус пандемиясе шартларында илнең төзелеш тармагына этәргеч биргән.

«Әлбәттә, бу программаны кискен рәвештә ябарга ярамый. <…> Шуңа күрә бу программаны Россиянең барлык төбәкләре өчен тагын бер елга — 2022 елның 1 июленә кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Әмма шул ук вакытта ставканың үзен бераз күтәрәбез «, — дип мөрәҗәгать итте Путин форумда катнашучыларга.

Программа шартларына үзгәрешләр кертеләчәк, дип өстәде ул. Ташламалы ипотека ставкасын 7 процент дәрәҗәсендә теркәячәкләр, ә кредитның иң зур суммасы барлык төбәкләре өчен 3 млн сум булачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев