Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Татарстанның спорт ареналары төзү һәм куллану тәҗрибәсен иң яхшысы булуын әйтте

Казанда Универсиададан соң спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны арткан, дип билгеләп үтте Дәүләт башлыгы.

Татарстан спорт объектлары төзү һәм куллануның нәтиҗәле схемасы булдырылган төбәкләр исәбенә керә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумында хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында Россия Федерациясе төбәкләрендә спорт объектларын төзегәндә, шулай ук аларны киләчәктә файдаланганда дәүләт-шәхси партнерлык потенциалын нәтиҗәле кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Инвестор спорт комплексы яки арена төзелешенә акча кертеп кенә калмасын, ә киләчәктә аны үстерүдә катнашсын өчен шартлар булдыру зарур. “Быел Алтайда, Татарстанда билгеләнгән проектлар, шулай ук Бурятиядә планлаштырылган Боз сарае бөтен республика өчен инфраструктура үсешенә этәргеч булачак”, - диде Владимир Путин.

"Россия Президенты сүзләренчә, спортны үстерү һәм алга этәрүдә зур ярышлар аерым урын алып тора. “Казанда Универсиада, Сочида Олимпиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны кинәт артты”, - диде Путин.

  • Бүген Ульяновскида “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы ачылды. Анда хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, дөньякүләм спорт лидерлары, Олимпия хәрәкәте һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша. Форумда катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

 

 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев