Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин юлламасыннан соң Татарстанның югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Хәзер Татарстанда 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында ике ел эчендә илнең югары уку йортларында тагын 42 мең бюджет урыны булдыруны йөкләде. Аларның бер өлеше Татарстанга да туры киләчәк.

Әлегә республика уку йортларында күпме өстәмә урыннар ачылачагы билгеле түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның көзендә республика югары уку йортларына якынча 20,2 мең студент кабул итү планлаштырылган. Хәзер 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала.

Татарстан икътисадының югары белемле белгечләргә еллык ихтыяҗы 15 мең кеше тәшкил итә. Әмма Татарстанның югары мәктәбе илнең күп кенә субъектларына кадрлар җибәрә.

Бүген республика югары уку йортларында Россиянең барлык төбәкләреннән студентлар белем ала. Алар югары уку йортлары студентларының гомуми контингентында 20 процент тәшкил итә. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X