Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән. Кара тминның химик составы Кара тмин составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган майлы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшләнмиләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш....

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән.

Кара тминның химик составы

Кара тмин составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган майлы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшләнмиләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш.

Кара тминда А, В, В2, Вд, В0, Вд, С, Е витаминнары, эфир мае, алкалоидлар һәм түбәндәге микроэлементлар: кальций, тимер, бакыр, цинк, фосфор, натрий, калий һәм моносахаридлар, каротин һәм башка биологик актив матдәләр бар.

Кара тминны куллану ысуллары

Кара тмин орлыгын яисә маен башка табигый биостимуляторлар кебек кулланалар. Гадәттә, бу дәвалау курсы 3 айдан 6 айга чаклы дәвам итә (ләкин 1 айдан да ким булырга тиеш түгел). Даруны 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә.

Авыруның препаратны кичерү һәм мөмкинлекләренә карап, даруны эчү өчен түбәндәге ысулларның берсен сайлап алырга мөмкин:

Иртә белән ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы май яисә төелгән 1 чәй кашыгы орлыкны кабул итәргә. Ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы майны кабул итәргә һәм аннан соң 1 аш кашыгы бал болгатылган ярты стакан суны эчәргә.

Ярты стакан суга 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм ашарга 30 минут кала кабул итәргә.

Искәрмә: кара тмин маен куллану алдыннан яхшылап болгатырга, кара тмин орлыгын киледә төяргә кирәк.

Куллану дозасы

15 яшьтән узганнарга тулы доза бирелә. Балаларга һәр 4 яшькә чаклы 5 тамчы май исәпләнә. Мәсәлән: 4 яшьтәге балага - 5 тамчы. 8 яшьтәгегә - 10 тамчы, 12 яшьтәгегә - 15 тамчы. 1-2 яшьтәге балаларга зурлар дозасының 1/12~1/8 өлеше бирелә.

Саклау

Тмин препаратларын кояш нуры төшмәслек, коры, салкынча урында сакларга кирәк.

Кара тмин маеның организмга тәэсире

Кара тмин составында туенмаган (ненасыщенные) ярымтуенмаган май кислоталары, аминокислоталар А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир майлары, флавоннар, минераль матдәләр яки макроэлементлар (кальций, магний, натрий, калий, хлоридлар) һәм микроэлементлар (цинк, бакыр, һ.б.) бар.

Галимнәрнең фикеренчә, кара тминның составы әле тулысынча, фәнни яктан тикшерелеп бетмәгән.

Кара тмин составында булган витаминнар, макро-, микроэлементлар кеше сәламәтлегенең бик мөһим факторлары.

Мәсәлән, С витамины (аскорбин кислотасы) матдәләр (аксым, май, шикәр) алмашында актив катнаша, кешенең иммунитетын ныгыта.

В витамин группасы углеводларның оксидлашуы өчен бик әһәмиятле, майларны үзләштерүдә, күзәнәкләр сулауда, эритроцит, тромбоцит һәм лейкоцитлар ясалу процессында катнаша.

А витамины (ретинол) күзнең караңгыга ияләшүендә, иммунитетны көчәйтүдә,калкансыман биз (щитовидная железа), бөер өсте (надпочечники) бизе эшчәнлеген дә, шулай ук җәрәхәтләр төзәлү процессында катнаша.

Е витамины (токоферол) - организмның вакытсыз картаюын кисәтә, җенес бизләре эшчәнлеген нормальләштерә. Төрле аллергик авырулар, атеросклероз, югары кан басымы, бавыр авырулары һ.б. күп кенә авырулар вакытында Е витамины кирәк.

Кара тмин составындагы минераль матдәләр йөрәк, бавыр, бөернең эшчәнлеген яхшырта, сидек әчесен (кислотасын) куа, симерүдән профилактик чара булып тора.

Тмин составында булган май һәм аминокислоталарның күбесен «алмашы булмаган», бик кирәкле кислоталар дип атыйлар, чөнки алар организмда барлыкка килмиләр, тик азык-төлек белән генә кертелергә тиеш.

Кара тмин нинди авыруларны дәвалау чарасы булып тора?

Кара тмин мае һәм орлыгы бик күп авыруларны дәвалау чарасы булып тора. Бу хакта гарәп, инглиз, рус телендә шактый мәгълүматлар бар. Ул авыруларның кайберләрен санап китик:

ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит), ашказаны, эчәк тракты спазмалары;

бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит);

йөрәк эшчәнлегенең функциональ бозылулары (кардионевроз), йөрәк тамырларының спазмы (ише- мия, стенокардия), гомуми атеросклероз;

баш авыртуы;

физик һәм акыл арганлыгы вакытларында;

невралгия, артралгия, миалгия, кычыттыргыч дерматозлар (тән тиресе авырулары);

спазмларга каршы һәм авыртуны басучы чара (врач консультациясеннән соң мәсәлән, эч авыртканда ашыгыч рәвештә операция кирәк булырга мөмкин);

бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырулары;

тын-сулыш юллары, үпкә авырулары;

төрле инфекцион авырулар (яхшы бактерицид чара; антибиотикларга чыдам микробларны үтерә);

күкрәк сөтен арттыра;

иммун системасын ныгыта;

буыннар авыртуы, остеохондроз;

күз, колак авырулары.

Дөрес кулланганда, препаратның тәкъдим ителгән дозасын арттырмаганда, кара тмин организмга тик уңай тәэсир итә.

Кара тмин иммун системасын стимуллаштыра. Шул сәбәпле хроник авыруларның симптомнары көчәергә мөмкин. Биостимуляторлар кабул иткәндә, бу хәл организмның нормаль реакциясе. Бу очракта даруны 2-3 көн кулланмый торырга кирәк.

Кемгә кара тминны кулланырга ярамый?

йөкле хатыннарга;

әгәр кара тмин препаратларын кулланганда аллергик реакция күзәтелсә;

тирегә сөрткәндә кызару, кычыту күзәтелсә;

әгәр авыруга бөер, бавыр, йөрәк кебек әгъзалар күчереп куелган булса;

авыруның хәле начар булып, аңа ашыгыч ярдәм кирәк булса, кара тмин өстәмә дәвалау чарасы гына булып тора.

Дәваланган вакытта харам ризыклар ашау, эчемлекләр эчү катгый тыела.

Кара тмин препаратлары белән кайбер авыруларны дәвалау ысуллары

Авыруларны кисәтү, иммунитетны ныгыту, организмны гомуми сәламәтләндерү өчен, кара тмин маен яисә орлыгын тәүлеккә бер тапкыр, ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы кулланырга тәкъдим ителә.

Нерв системасы авырулары

Йокысызлык

Йокларга ятарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы тмин маен җылы сөт яисә су белән эчәргә.

Истерия (нерв авыруы)

Иртә һәм кич ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы тмин маен эчәргә. Соңыннан 1 аш кашыгы балны авыз эчендә тәмам эреп беткәнче тотарга һәм йотып җибәрергә.

Баш авырту

Чигәләргә, маңгайга, колак яннарына муенның арткы ягына кара тмин мае белән, әз дигәндә 10 минут дәвамында, массаж ясарга. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.

Хроник ару, хәлсезлек

1 стакан балга 3 чәй кашыгы алма уксусы, 1 чәй кашыгы тмин мае кушып болгатырга һәм йоклар алдыннан 2 чәй кашыгы катнашманы җылы су белән кабул итәргә.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары

Йөрәк өлкәсендә әчеттереп авыртканда

Бер стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга. Кайнар килеш эчәргә.

Югары кан басымы (гипертония)

1нче рецепт. 100 грамм балга бер лимон согын кушып болгатырга һәм 1 аш кашыгы тмин мае өстәргә. Йокы алдыннан шушы катнашманы җылы су белән 1 аш кашыгы эчәргә.

2нче рецепт. 100 грамм кызыл чөгендер согына 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы тмин мае кушарга һәм шушы катнашманы көненә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.

Кан басымы түбән булганда (гипотония)

Кайнар чәй яисә сөткә 5 тапчы тмин мае өстәп, көненә 3-4 тапкыр эчәргә.

Кардионевроз (йөрәк неврозы)

1-2 ай буена көненә 3 тапкыр 30 грамм бал ашарга. Балның кичке порциясен җылы сөт белән болгатырга һәм 1 чәй кашыгы тмин маен өстәргә, йокларга ятканчы 30 минут алдан эчәргә.

Стенокардия (йөрәк-кан тамырларыныц кысылуы)

1 литр балга 50 мл тмин мае, 10 лимон согы кушарга, 5 баш сарымсакны юарга, ит тарткычы аша чыгарырга. Бөтенесен бергә кушып, яхшы итеп бутарга. Пыяла банкага салып, капкач белән ябарга һәм салкын җиргә куярга. 1 атнадан соң, бу катнашманы кулланырга була. Ашаганга чаклы, 20- 30 минут алдан көненә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабул итәргә.

Югары сулыш юлы һәм үпкә авырулары

Бронхиаль астма (тын юллары кысылуы), бронхит, ютәл

5 тамчы тмин маен тел астында тотарга яисә тмин орлыгын чәйнәргә.

күкрәккә тмин һәм зәйтүн мае катнашмасы (1:5) белән массаж ясарга.

1 чәй кашыгы тмин маена ярты стакан лимон согы һәм 2 аш кашыгы бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Бу катнашманы 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы эчәргә.

тмин мае белән ингаляция ясарга, 1 литр кайнап торган суны уттан алырга, 1 аш кашыгы тмин мае салырга һәм шуннан чыккан парны 5-10 минут дәвамында суларга. Сулаганда башны сөлге белән капларга.

Үпкә туберкулезы

Эмаль кастрюльгә 100 әр грамм бал, каз мае, какао порошогын салырга, соңыннан 1 аш кашыгы (15 мл) алоэ согы өстәргә. Бу катнашманы җылытырга (ләкин кайнау дәрәҗәсенә җиткер-мәскә), соңыннан аңа 1 чәй кашыгы тмин мае өстәп болгатырга. Пыяла банкада яхшылап каплап суыткычта сакларга. 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ашау алдыннан 30 минут кала иртә һәм кич эчәргә.

Ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авырулары

Гастрит

500 грамм балга 500 мл бака яфрагының (подо- рожник) согын өстәргә һәм эмалированный савытта 5-10 минут акрын гына кайнатырга. Суынгач 100 мл тмин мае өстәргә һәм болгатырга. Бу катнашманы көненә 3 тапкыр ашаганга чаклы кабул итәргә.

Ашказаны һәм унике илле эчәктә җәрәхәтле авыру (язва желудка и 12-перстной кишки)

1 стакан суга 1 аш кашыгы җитен орлыгы салып 2-3 минут кайнатырга, төнәткәннән соң, 1 чәй кашыгы тмин мае өстәргә. Иртә һәм кичен 1 / стакан күләмендә эчәргә.

Эчәкләрнец ялкынсынуы (энтероколит)

1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы тмин мае өстәргә, көненә 1-2 тапкыр эчәргә.

Бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит)

1 чәй кашыгы төелгән кара тмин орлыгына кайнап торган 1 стакан су салырга, термоста ике сәгать төнәтергә, соңыннан сөзәргә. Суыткычта сакларга. Көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы 1-2 аш кашыгы эчәргә.

Бөер һәм сидек юллары авырулары

1 чәй кашыгы нарат җиләген (брусника) 1 стакан кайнап торган су белән пешерергә. 30 минут төнәтергә, соңыннан сөзәргә. 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал өстәргә. Ашар алдыннан көненә 2 тапкыр (иртә һәм кич) ярты стакан күләмендә эчәргә.

Сидек юлларында таш булганда (почечно-каменная болезнь)

250 мл тмин маен 500 грамм бал белән кушып болгатырга. 2 чәй кашыгы катнашманы ярты стакан суга кушарга һәм иртә белән ач карынга, көненә 1 тапкыр кабул итәргә.

200 мл тмин маен, 200 г балны, 200 мл лимон согын бергә кушарга, яхшылап бутарга һәм 10 көн дәвамында төнәтергә. Караңгы, салкын урында сакларга. 2 атна дәвамында, 1 әр аш кашыгы күләмендә ач карынга, көненә 3 тапкыр кабул итәргә. Дәвалау курсын 1 атнадан соң - кабатларга.

Диабет (шикәр авыруы)

1 стакан тмин орлыгын, 1 стакан чәчәк крессын (кресс цветочный) 1/2 стакан гранат кабыгын кофе- тарткычта тартырга, яхшылап бутарга. Бу катнашманы иртә белән ач карынга 1 чәй кашыгы, ай буе кабул итәргә.

Катнашманы суыткычта тотарга. Бер айдан соң, сидек анализларын ясарга. Әгәр шикәр концентрациясе нормаль булса, даруны кабул итүне туктатырга. Нормаль булмаса, дәвам итәргә.

Мускуллар, буыннар һәм умыртка баганасы авырулары (миозит, артрозо-артрит, остеохондроз)

Кара тмин маен зәйтүн мае белән катнаштырырга (1:1), бераз җылытып алырга, авырткан җиргә 10-15 минут дәвамында массаж ясарга. 1 чәй кашыгы төелгән тмин орлыгын, 1 стакан суга кушып кайнатырга һәм 1 аш кашыгы бал белән болгатып, йоклар алдыннан эчәргә.

Дәвалау курсы әз дигәндә 10-15 көн.

Ир-атлар авырулары

(Простатит, импотенция)

1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1,5 стакан суга салып, 5-7 минут кайнатырга, 10 минут төнәртергә, сөзәргә. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Хатын-кызлар авырулары

Бала тудырганда

1 аш кашыгы кара тмин маен 1 аш кашыгы бал белән бутарга, җылы су белән эчәргә. Кара тмин тулгак вакытында авыртуны җиңеләйтә, бала тудыру процессын стимуллаштыра.

Гинекологик авырулар

Көненә 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы тмин маен бал белән эчәргә.

Колак авырулары

Колакка 1 тамчвы тмин маен тамызырга. Көнгә

тапкыр 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.

Күз авырулары

1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1 стакан суда кайнатып алырга. Суынгач, иләк аша сөзәргә.

мамык тампонын шул суда чылатырга һәм 10 минутка күз кабагы өстенә куярга.

йоклар алдыннан чигәләргә тмин мае белән массаж ясарга һәм кишер согы белән 7 тамчы тмин маен эчәргә.

Тире авырулары

Бетчәле битне дәвалау

1 чәй кашыгы тмин маен 2 аш кашыгы балны һәм 50,0 мл җылы ромашка төнәтмәсен (1 аш кашыгы ромашка чәчәге, 1 стакан кайнар су) бергә кушарга. Бу катнашма белән биткә атнага 1 тапкыр

маска ясарга. Масканы 15 минут тотарга.

1 стакан кара тмин орлыгын, ярты стакан гранат кабыгын бик вак итеп төяргә яисә кофемолкада тартырга һәм 1 стакан алма уксуеы белән катыштырырга, 2 минут салмак кына утта җылытырга. Соңыннан бу катнашмага 2,5 стакан тмин мае өстәргә һәм бетчәләр беткәнчегә кадәр, ятыр алдыннан аны биткә сөртергә.

Җәрәхәтләр (раны)

Берничә кат марляны тмин мае белән сеңдерергә һәм повязка ясарга.

Тиренең ялкынсынуы (экзема, лишай)

Авырткан җирне көненә 3 тапкыр тмин мае белән сөртергә. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.

Тирене яшәртү, җыерчыкларны киметү

1 чәй кашыгы тмин маен, 1 аш кашыгы балны, бер йомырка сарысын бергә кушып, яхшылап бутарга һәм мамык тампон белән биткә һәм муенга сөртергә. Беренче каты кипкәч, икенче һәм өченче кат буярга. 20-25 минут үткәч, маска юеш тампон белән сөртеп алына. Атнага 1-2 тапкыр ясала.

Теш һәм уртның авыртуы

Алма уксусын тмин мае белән катнаштырып авызны чайкасаң, иншәә' Аллаһ теш сызлавы басылыр.

авырткан тешкә һәм янәшәдәге уртка тмин мае белән массаж ясарга.

- уртның лайлалы катына тмин мае белән массаж ясарга.

Табиб белән киңәшләшергә!

Шулай итеп, кара тмин мае безнең сәламәтлегебезгә бик уңай тәэсир итә. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Аллаһ Үзенең могҗизага тиң даруы сәбәпле сезгә шифасын бирсен, дигән догада калабыз.

ХАРИСОВА ГАЛИМӘ "Кара тмин һәм зәйтүн белән дәвалану" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев