Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафис Борһанов: Мәктәптә икенче сменаның зыянын күрмибез

«Икенче сменаның әллә ни зур зыянын күрмим, чөнки мин ике смена укыган кеше», — диде министр.

Мәктәптә икенче сменаның әллә ни зыяны юк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип саный. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтте.

Аның фикеренчә, балалар саны елдан-ел артса да, мәктәпләрдә укытуда проблема юк. «Беренче смена булмаса, икенчесе бар. Икенче сменаның әллә ни зур зыянын күрмим, чөнки мин ике смена укыган кеше», — диде министр. 

Икенчедән, демография дигәч, бүген бала саны арта, иртәгә кимергә мөмкин. «Мәктәпләр буш та тормасын дип киләчәкне дә уйлыйбыз», — диде. 

Рафис Борһанов сүзләренчә, унбишәр параллельле беренче сыйныфлар кабул ителгән яңа мәктәпләрдә дә һәркемгә урын җитте. «Берәү дә урамда калмады, бөтенесе дә мәктәпкә килделәр, үз урындыкларын, парталарын таптылар. Әле буш урыннар да бар, теләгән кешеләр килсә», — диде. 

Министр яңа микрорайоннар төзелгәндә нинди яңа объектлар кирәклеге алдан кайгыртылуын да ассызыклады. «Салават күпере» микрорайонына да федераль үзәктән тагын бер мәктәпне өстәп сораганнарын әйтте.  

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев