Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район буенча барлыгы 84 процент мәйданда эш төгәлләнгән

Гадәттә әбиләр чуагын 14 сентябрьдән башлана дип фаразлыйлар иде элек. Синоптиклар Урал һәм Үзәк Россиягә җылы циклон 15 сентябрьдән керәчәк, дип тә хәбәр итә.

Һәркемнең үз эше дигәндәй, синоптиклар фаразлый торганда, игенчеләр кырдагы икмәкне җыйнап калырга ашыга.

Район буенча барлыгы 84 процент мәйданда эш төгәлләнгән. "Мөхәм­мәт­шин" хуҗалыгында бөртек­леләр тулаем җыйналып беткән. "Туган як", "Юлбат" хуҗалыклары соңгы гектарларны суктыра.

"Алтын Саба-М" хуҗалыгында уракның 80 проценты төгәлләнгән. Амбарга 46800 центнер икмәк кайткан. Гектар уңышы уртача - 28,8 центнер. Язын чәчүлекләрне кабул итү вакытында да чыккан идек әлеге хуҗалыкка. Иң беренче аяк баскан борчак басуындагы тишелешкә ул чакта белгечләр дә уңай бәя бирде. Бүген әлеге кырдан җыйнап алынган борчак, чыннан да, сынатмаган: гектарына 27-28 центнер чыккан.

Кырда биш - "ДОН-1500", "берешәр - "Акрос-530" һәм "СК-5" комбайннары эшли. Дистәгә якын техника кырдан икмәк ташый. Кыр корабларының күбесе иске. Шулай да игенчеләр сынатмаска тырыша. Илһам Галиев "Акрос" комбайны белән -10705, Айдар Нурисламов - "ДОН-1500"дә 6950 центнер ашлык суктырып алган. Әгъзам Исхаков - 13003, Марсель Мәгъсумов 11739 центнер икмәк ташыган.

Эзмә ягындагы ындыр табагында Фариз Тимергалиевның "МТЗ-1221" тракторына тагылган агрегат ярдәмендә пленкаларга арпа бөртеге сыттырып тутыралар.

- Иртәдән кичкә кадәр өзлексез эшлә­гәндә берне тутырып була, - ди тракторчы. - Берсенә 100 тонна сыя.

Шундый дүрт "колбаса" тутырганнар инде. Ә бирегә арпаны ындыр табагының икенче башында беренчел эшкәртеп, чүпләреннән арындырып әзерләп торалар. Сәлимә Гыйлаҗиева белән Мөршидә Тимергалиева көшелдәге икмәкне җай гына суыру машинасына биреп тора. "Безнең сменада тагын Рәмзия Нигъмәтуллина да бар. Беренче сменадагылар иртәнге җидедә киләбез, көндезге бергә кадәр эшлибез. Икенче сменалар кичке караңгыга кадәр эшли", - диделәр апайлар. Алар белән бергә эшләүче Илсур Дәүләтшинның хезмәтен күпкырлы дип мактап телгә алдылар. Шәмәрдән ашлык кабул итү пунктына да алар тырышлыгы белән эшкәртелгән арпа, арыш озатыла.

Шекше ындыр табагындагы мул икмәк көшелләре дә бу якларда иген уңышы шәп булганлыгын күрсәтә. Агроном Нияз Газизовны да биредә очраттык. Кызу урак өстендә хуҗалыкта икмәк эшкәртергә кеше юк, дип борчыла агроном. Шулай да икмәк язмышы хәл ителгәндә авылның өлкән яшьтәге картлары да тыныч кына утыра аламаган. Сүз тыңлап, яшьләрнең "борынына чиртеп" җитмеш яшькә якынлашучы Расим Назыймов һәм Рәшит Нотфуллин килгән. Ике агай тыныч кына, җай гына эшләп йөри. Агроном да бик рәхмәтле үзләренә. "КЗС" агрегатында арпа культурасын эшкәртәләр. Яңа икмәктән авыл халкына да өлеш тигән.

- Пай җирләре булган һәр кешегә арыш, Шекше бүлекчәсе эшчеләренә арпа бирдек. Эзмә бүлекчәсенә биреләсе арпа да чистартып, әзерләп куелган. Арпа - 6 сум 50, арыш - 5 сум 20 тиеннән, елына күрә кыйммәт бәя түгел, - ди икътисадчы Марат Фатыйхов.

Республиканың сөт җитештерү рейтингы буенча Саба районы бер баш сыердан сөт савуда беренчелекне әтнәлеләр белән бүлешә. 10 сентябрь мәгълүматларына күз салсак, бу көнне районыбыз терлекчеләре 117 тонна, алдагы елның шул көненә карата 4,9 тоннага артык сөт сауган. Ә әтнәлеләр 111 тонна сөт җитештергән (4,1 тонна). Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына сауган сөт күләме буенча Әтнә районы беренчелектә (2,07 килограмм), без икенче урында (1,84) барабыз. Бу көнне Татарстан буенча бер баш сыердан уртача 13,2 килограмм сөт савып алынса, районның уртача күрсәткече 17 килограмм. "Мөхәммәтшин"ның юмарт сөтбикәләре 23,3 килограмм сөт бирә. "Сатыш", "Юлбат", "Олыяз", "Алтын Саба" ху­җа­лыкларында - 18,1-19,1 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев