Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы узды

15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Район китапханәсенең уку залында Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан "Сөембикә" клубы белән берлектә әдәби сәгатъ уздырылды. Китапханәче Альбина Шамилова презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын яктыртты. Миннегөл Манихова, Миңненур Шакирҗанова, Ракыя Тагирова шагыйрьнең шигырьләрен хәтердә яңарттылар. Җәлил...

15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Район китапханәсенең уку залында Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан "Сөембикә" клубы белән берлектә әдәби сәгатъ уздырылды. Китапханәче Альбина Шамилова презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын яктыртты. Миннегөл Манихова, Миңненур Шакирҗанова, Ракыя Тагирова шагыйрьнең шигырьләрен хәтердә яңарттылар. Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән. Кыска гына гомер яшәп тә, үзе артыннан гаҗәеп бай иҗади мирас калдырган шәхес. Ул татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил. Шулай ук 15 февраль көнне якташ язучыбыз, балалар шагыйре Газиз
Нәбиуллынның тууына 96 ел. Аны искә алып тормыш юлына күзәтү уткәрелде, шигырьләре укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев