Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район шашкачыларыбыз –3нче урында

Быел җәй Мамадышта узачак "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында 10-12 апрельдә Биектауда шашка буенча Татарстан чемпио­наты үткәрелде. Әлеге ярышта районыбыз данын спорт мастерлыгына кандидатлар Нәзир Дәүләтгәрәев, Гүзәл Кәримова, Илфат Ханнанов, инвалидлар оешмасының спорт клубы җитәкчесе Азат Әхмәтов яклады. Юлбат урта мәктәбе укучысы Гүзәл Кәримова шәхси беренчелектә -III, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев IV урыннарны...

Быел җәй Мамадышта узачак "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында 10-12 апрельдә Биектауда шашка буенча Татарстан чемпио­наты үткәрелде. Әлеге ярышта районыбыз данын спорт мастерлыгына кандидатлар Нәзир Дәүләтгәрәев, Гүзәл Кәримова, Илфат Ханнанов, инвалидлар оешмасының спорт клубы җитәкчесе Азат Әхмәтов яклады. Юлбат урта мәктәбе укучысы Гүзәл Кәримова шәхси беренчелектә -III, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев IV урыннарны алдылар. Район шашкачылары 23 очко туплап 16 команда арасында III призлы урынны алдылар. Җиңүне Яшел Үзән спортчылары (27,5 очко) яулады. Чемпионатта катнашучыларны "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе Вивади Мәхмүтов тәбрикләде, кубок һәм грамоталар тапшырды.

Хәмит Мөгътәсимов,

тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев