Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район укучылары арасында “Сәләхият” - сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды [фото+нәтиҗәләр]

5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район укучылары арасында "Сәләхият" дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Конкурсның төп маскаты булып укучылар арасында проза яки поэзия жанрында язылган әсәрләрне сөйләү осталыгын арттыру, талантлы укучыларны сәхнәгә күтәрү, әдәби иҗат юнәлешенең киңкырлы үсешенә игътибарны арттыру иде. Бәйгедә 22 мәктәптән 40 укучы катнашып,...

5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район укучылары арасында "Сәләхият" дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Конкурсның төп маскаты булып укучылар арасында проза яки поэзия жанрында язылган әсәрләрне сөйләү осталыгын арттыру, талантлы укучыларны сәхнәгә күтәрү, әдәби иҗат юнәлешенең киңкырлы үсешенә игътибарны арттыру иде. Бәйгедә 22 мәктәптән 40 укучы катнашып, яшьтәшләре хозурына татар һәм рус телләрендә шигъри юллар һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга катнашучы таныклыгы тапшырылды, бәйге ахырында һәр номинация һәм яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде.

"Поэзия" номинациясе, уртанчылар төркеме:

1 урын - Каюмова Ясминә, Юлбат урта мәктәбе,

2 урын - Нуриева Илзия, Тимершык урта мәктәбе,

3 урын - Шәйхетдинова Әдилә, Саба гимназиясе,

"Поэзия" номинациясе, зурлар төркеме:

1 урын - Фазылова Таңсылу, Тимершык урта мәктәбе,

2 урын - Зиннатова Әдилә, Шекше урта мәктәбе,

2 урын - Нурмөхәммәтова Азиза, Сәләтле балалар мәктәбе,

2 урын - Арикеева Гөлүсә, Завод-Нырты урта мәктәбе,

2 урын - Мусина Ләйсән, Сәләтле балалар мәктәбе,

3 урын - Миннулина Эльвина, Саба гимназиясе,

3 урын - Хафизова Нәргизә, Явлаштау урта мәктәбе,

"Проза номинациясе", уртанчылар төркеме:

1 урын - Гәрәева Ильвина, Шәмәрдән лицее,

2 урын - Ибраева Минзада, Корсабаш урта мәктәбе,

3 урын - Шакирова Гөлназ, Олы Кибәче урта мәктәбе,

3 урын - Ибраева Фидания, Корсабаш урта мәктәбе,

Кызыксындыру бүләге белән бүләкләнделәр:

Габдулова Лилия, Иштуган урта мәктәбе,

Юнысова Гүзәл, Килдебәк урта мәктәбе,

Гарифуллина Гөлчәчәк, Олы Шыңар урта мәктәбе,

Салихов Рүзәл, Олы Арташ төп мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев