Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда сан алу картинасын тиешенчә рәсмиләштерелеп бетерелмәгән пай җирләре “бозарга” мөмкин

Инде хәбәр иткәнебезчә, авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау максатында 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәреләчәк....

Инде хәбәр иткәнебезчә, авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау максатында 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәреләчәк. "Моңа әзерлек узган елдан ук башланды. Район башлыгы Рәис Миңнехановның "2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында"гы карары дөнья күрде, бу чарага әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү өчен комиссия төзелде. Районыбыз статистлары шәхси ярдәмче хуҗалыкларның төгәл санын, аларның җир участокларын, терлеген һәм башка матди байлыкларын барлап чыктылар. Соңгы исәпләүләр күрсәткәнчә, бүген районда сан алу объектына кертелгән 13 эре һәм вак оешма, 5 микропредприятие, 1 ярдәмче хуҗалык, 80 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси предприятие, җир кишәрлекләре 4 сутыйдан ким булмаган 8740 шәхси хуҗалык бар. Районда сан алу картинасын тиешенчә рәсмиләштерелеп бетерелмәгән пай җирләре "бозарга" мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр йөзләрчә гектар җирнең конкрет хуҗасы билгеле булмавы һәм җирләрнең дәүләт теркәве үтмәве - кыен проблемаларның берсе. Төрле сәбәпләр белән җир белән күк арасындагы, ягъни рәсмиләштерелмәгән кишәрлекләр кала килә. Авыл хуҗалыгында сан алуы башланганчы әлеге проблеманы хәл итеп бетерәсе иде"- ди. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлеге баш белгече-эксперты Руслан Сафин.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев