Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 7 йөртүчене тоткарладылар

Октябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 7 йөртүчене тоткарладылар. Казаннан ял көннәрендә килүче юл-патруль хезмәте инспекторлары 2 йөртүченең исерек икәнлеген ачыклады. Быел 9 айда руль артына аек булмаган хәлдә утырган өчен 89 йөртүченең правасын алдыруын һәм былтыр транспорт йөртү таныклыгыннан 1,5...

Октябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 7 йөртүчене тоткарладылар. Казаннан ял көннәрендә килүче юл-патруль хезмәте инспекторлары 2 йөртүченең исерек икәнлеген ачыклады. Быел 9 айда руль артына аек булмаган хәлдә утырган өчен 89 йөртүченең правасын алдыруын һәм былтыр транспорт йөртү таныклыгыннан 1,5 елга мәхрүм ителгәннәрнең дә әле байтагының сроклары тулып бетмәгәнлеген исәпкә алсаң, юлларда кагыйдәләрне шушы рәвешле тупас бозучылар инде булмаска да тиеш кебек. Әмма кемнәрдер һаман могҗизага ышана. Әйтик, 23 октябрьдә 1993 елгы Шәмәрдән егете Р.да юлына ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыгар дип уйламый. Ул алкотестерга өрүдән дә, канда алкоголь микъдарын ачыклау өчен медицина учреждениесенә барудан да баш тарта. Әмма карышуы аны 30 мең сум штрафтан һәм ел ярымга йә 2 елга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән коткармый.

Арташ авыл җирлегендә яшәүче 43 яшьлек Р.га да 16 октябрьдә идарәне югалтып, юл читенә төшкәч, канын анализга бирергә туры килде. Шушы көннәрдә ЮХИДИ район бүлекчәсенә химик-токсикологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә килгән. Ул һич кенә дә Р. файдасына түгел. Чөнки канында 3,1 процент этанол табылган. Ни өчен авария ясаганы да шуннан яхшы аңлашыла.

Кайберәүләр кагыйдәләрне үтәмичә кеше тормышын куркыныч астына куйгач та, сабак алмыйлар. Быел 9 айда 15 йөртүченең правасын алдырган килеш руль артына утыруы да шуны күрсәтә. Ел башыннан исәпләгәндә исерткеч эчемлекләр кулланып транспорт чаралары белән идарә иткән өчен 134 кешегә беркетмә төзелүе дә күпне сөйли.

-Праваларын алдыручылар арасында штраф түләүне сузып йөрүчеләр дә бар,- ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова.- Суд карары чыгарылып яки беркетмә төзелеп 71 көн үтүгә, штрафның түләнгәнме-юкмы икәнлеге тикшерелә. Түләнмәгән очракта, КоАПның 20.25нче статьясы эшкә җигелә. Бу инде яңа санкцияләр дигән сүз. Штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен быел 9 айда 129 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Ә 19ы хәтта сак астына ук алынды. Шуңа күрә штрафны вакытында түләүгә бик җитди карарга кирәк.

Билгеле, кагыйдәләрне төгәл үтәсәң, тагын да яхшырак. Ул чагында штраф та түлисе һәм права алу мәшәкатьләре артыннан да йөрисе булмый.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев