Саба таңнары

Райондашыбыз Гөлсинә Галимуллина - «Ел китабы» җиңүчеләре рәтендә [+исемлек]

Кичә Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се - татарча проза, 29ы - татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар...

Кичә Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се - татарча проза, 29ы - татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар исемлеге Татарстанның 1541 муниципаль китапханәсе биргән мәгълүматларга карап төзелгән.

«Татарча проза»
1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»
2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»
3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»
Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»
«Татарча поэзия»
1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)
2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»
3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»
Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»
«Татарча балалар китабы»
1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»
2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»
3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»
Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»
«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»
1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»
2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич - Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина)
3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»
Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»
«Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)
2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»
3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»
«Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «История татар с древнейших времен»
2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов - знаменосцы Великой Победы».
3 урын: «Татарстан из века в век»

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: