Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз Ирек Миннәхмәтов "Can-Am Trophy-2015" узышларында җиңү яулады

Әстерханда "Can-Am Trophy-2015" узышларында "Татспиртпром"ның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов штурманы Антон Власюк белән берлектә җиңүгә иреште. Ирек Миннәхмәтов "Can-Am Trophy-2015" квадросериясенең өченче, финал этабында SSV Sport категориясендә чыгыш ясады. Узышлар 25-27 сентябрь көннәрендә үтте. Россия квадроузышларының өченче этабы гаять катлаулы шартларда узуы белән истә калыр, мөгаен. Шимбә, ярышларның тантаналы ачылышыннан...

Әстерханда "Can-Am Trophy-2015" узышларында "Татспиртпром"ның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов штурманы Антон Власюк белән берлектә җиңүгә иреште.

Ирек Миннәхмәтов "Can-Am Trophy-2015" квадросериясенең өченче, финал этабында SSV Sport категориясендә чыгыш ясады. Узышлар 25-27 сентябрь көннәрендә үтте.

Россия квадроузышларының өченче этабы гаять катлаулы шартларда узуы белән истә калыр, мөгаен. Шимбә, ярышларның тантаналы ачылышыннан соң, узышчылар 200 чакрымга сузылган махсус участокта көч сынашты. Ә якшәмбе көнге сынау тагын да кырысрак иде - бу көнне узыш аралыгы 300 чакрымга сузылды. Җитезлектә сынашуның күпчелек өлеше комлыкта узганлыктан, узышчыларга көндәшләре белән генә түгел, ә кырыс табигать шартлары белән дә көрәшергә туры килгән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев