Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Районның физик культура коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат башлана

    Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе районның физик культура коллективлары арасында мини-футбол буенча кышкы-язгы чорда үтәчәк чемпионатның (баш судья Фәргать Хәлиуллин) нигезләмәсен раслады. Ярышлар 5 зонада (Саба, Шәмәрдән, Лесхоз, Олы Шыңар, Олы Кибәче) үтәчәк. Командалар арасында жирәбә спорткомплекста 2 декабрьдә үткәрелеп, уеннар 3 декабрьдә башланачак. Финалга Саба һәм Шәмәрдән зонасында...

    Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе районның физик культура коллективлары арасында мини-футбол буенча кышкы-язгы чорда үтәчәк чемпионатның (баш судья Фәргать Хәлиуллин) нигезләмәсен раслады. Ярышлар 5 зонада (Саба, Шәмәрдән, Лесхоз, Олы Шыңар, Олы Кибәче) үтәчәк. Командалар арасында жирәбә спорткомплекста 2 декабрьдә үткәрелеп, уеннар 3 декабрьдә башланачак. Финалга Саба һәм Шәмәрдән зонасында - 1-3нче, калган зоналарда 1нче урынны алган командалар чыгачак. Җиңүчене Кубок, истәлек бүләкләре, I дәрәҗә Диплом көтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: