Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз авылларында цифрлы күчмә флюорография җайланмасы белән тикшерүләр үткәрелә

Агымдагы елның 8 апреленнән Саба муниципаль район башлыгы карары белән расланган график нигезендә республика клиник туберкулез диспансерының цифрлы күчмә флюорография җайланмасы районыбыз авылларында тикшерүләр үткәрә. 2001 елның 25 декабрендә чыккан 892 номерлы "Халык арасында туберкулезны башлангыч чорында ачыклау максатыннан Россия Федерациясендә туберкулезны кисәтү" турындагы Федераль Закон нигезендә 15 яше тулган...

Агымдагы елның 8 апреленнән Саба муниципаль район башлыгы карары белән расланган график нигезендә республика клиник туберкулез диспансерының цифрлы күчмә флюорография җайланмасы районыбыз авылларында тикшерүләр үткәрә. 2001 елның 25 декабрендә чыккан 892 номерлы "Халык арасында туберкулезны башлангыч чорында ачыклау максатыннан Россия Федерациясендә туберкулезны кисәтү" турындагы Федераль Закон нигезендә 15 яше тулган һәр кеше 2 елга бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Флюорография тикшерүе вакытында туберкулез авыруыннан тыш, күкрәк читлеге органнары белән бәйле авырулар да ачыклана. Һәркемнән үз сәламәтлегенә җитди карап, вакытында флюорография үтүе сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев