Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз шашкачылары Татарстан чемпионатында чемпион исемен яуладылар

Октябрь ахырында Актанышта инвалидлар арасында шашка-64, шашка-100 һәм шахмат уеннары буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышлар тулысынча диярлек Саба районы командасы өстенлеге белән барды. Хәмит Вәгыйзов ике төр шашкада да беренчелекне алды һәм турнир барышында нибары ярты очко гына югалтып, абсолют алдынгы нәтиҗәгә иреште. Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов шахматтан - 3нче,...

Октябрь ахырында Актанышта инвалидлар арасында шашка-64, шашка-100 һәм шахмат уеннары буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышлар тулысынча диярлек Саба районы командасы өстенлеге белән барды.

Хәмит Вәгыйзов ике төр шашкада да беренчелекне алды һәм турнир барышында нибары ярты очко гына югалтып, абсолют алдынгы нәтиҗәгә иреште. Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов шахматтан - 3нче, шашка-100 дән - 2нче, Явлаштаудан Мулланур Мусин - шахматтан 2нче, Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов шашка-64 тә - 2нче, Сабадан Азат Әхмәтов ике төр шашкадан 3нче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында да райондашларыбыз сынатмады. Сабадан Ленина Ракова - шахматта, Фәния Шәмсетдинова шашканың ике төреннән дә 2нче урыннарны алдылар.

Шулай итеп, командалар арасында районыбыз шашкачылары ике төрдән чемпион исемен яуладылар. Шахматчылар командасы 2нче урынга чыкты. Әлеге уңыш барлык уенчыларның уртак тырышлыгы билгесе.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев