Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз терлекчеләренә Себер Кыш бабае бүләкләр өләште

Районның төп продукция җитештерүчеләре - терлекчеләр дә Кыш бабайдан котлаулар, бүләкләр алды бу көннәрдә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитетының алыштыргысыз Кыш бабае бүләкләр таратты. Себер Кыш бабае Мамадыш юлы аша килешли районның беренче хуҗалыгы "Сатыш" җәмгыятенең Бигәнәй бүлекчәсенә тукталды. Биредәге савымчылар үзләре дә табын...

Районның төп продукция җитештерүчеләре - терлекчеләр дә Кыш бабайдан котлаулар, бүләкләр алды бу көннәрдә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитетының алыштыргысыз Кыш бабае бүләкләр таратты.

Себер Кыш бабае Мамадыш юлы аша килешли районның беренче хуҗалыгы "Сатыш" җәмгыятенең Бигәнәй бүлекчәсенә тукталды. Биредәге савымчылар үзләре дә табын әзерләп тылсым иясен көткәннәр. Үзләренең осталыкларын күрсәтеп Аксакалдан бүләкләр алдылар.

"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Арташ бригадасына аеруча ашкынып килгән бабакай. Аның үзен дә зур яңалык белән көткәннәр. Биредә дүрт роботка җиһазландырылган сөтчелек комплексы төзелгән. 280 башка исәпләнгән заманча торакка сентябрь аенда маллар кертелгән. Бүгенге көндә бер сыерга уртача 20 килограмм сөт савалар. Предприятиедә унбер айда 24 мең 171 центнер сөт җитештерелгән. Шуның 17742се Арташ савымчыларының хезмәте.

- Районның сөт җитештерү буенча республикада алдынгы урыннарда баруында барлык терлекчеләрнең дә өлеше бик зур. Ат елында да аттан калышмыйча эшләп, исәнлек-саулык белән яшәргә язсын. Савымчыларның эшкә дәрте сүрелмәсен, сөтлебикәләрнең сөтләре кимемәсен, - дип ихлас теләкләрен җиткерде Кыш бабай.

Кайсы хуҗалыкка килсә дә Кыш бабайны күңел күтәренкелеге белән каршы алдылар. Уңайлы эш шартлары тудырылган фермаларда эшләү, вакытында хезмәт хакларын алу кәеф күтәренкелеге өсти, әлбәттә. Әмма кайберсендә алмашка савымчылар, ә Арташта өйләнмәгән егетләргә кызлар кирәк икән. Кыскасы, Кыш бабайдан авылга киленнәр сорадылар. Амин, Ат елы киленнәр дә алып килер әле үзләренә. Себер Кыш бабае Яңа ел сәгатьләре сукканчы "Юлбат" хуҗалыгының Тенеки, "Мичән" җәмгыятенең Керәнне, "Тимершык"ның Кызыл Мишә, "Кибәче" филиалы һәм "Октябрь" җәмгыятьләренең уңганнары белән күрешергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев