Саба таңнары

Районыбыз укучылары алга киткән оешма-предприятиеләрнең эш-тәҗрибәләре белән танышалар [+фото]

Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Гомернең билгеле бер чорында әлеге сорау белән һәркем очраша. Дөрес һөнәр сайлау - һәр яшь кеше тормышының мөһим этабы. Сайлаячак һөнәреңә бик җитди карарга, хәлиткеч адым ясаганчы, ныклап уйланырга кирәк. Чөнки дөрес сайланмаган һөнәр нәтиҗәсендә кайберәүләргә гомере буе йөрәге ятмаган хезмәт башкарырга туры килә. Быелгы...

Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Гомернең билгеле бер чорында әлеге сорау белән һәркем очраша. Дөрес һөнәр сайлау - һәр яшь кеше тормышының мөһим этабы. Сайлаячак һөнәреңә бик җитди карарга, хәлиткеч адым ясаганчы, ныклап уйланырга кирәк. Чөнки дөрес сайланмаган һөнәр нәтиҗәсендә кайберәүләргә гомере буе йөрәге ятмаган хезмәт башкарырга туры килә.

Быелгы елдан зур әһәмияткә ия яңалык гамәлгә керде - район эш һәм мәшгульлек үзәге югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлау юнәлешендә махсус чаралар оештыра башлады. Программаның беренче этабы гимназия базасында психологлар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, Казан шәһәреннән белгечләр катнашында укучылар өчен һөнәр сайлау буенча тренинглар уздыру белән башланып киткән иде. Район эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Данис Габтерахманов әйтүенчә, быел ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы тарафыннан яшьләр арасында эшче һөнәрен пропагандалауга багышланган программа төзү буенча конкурс игълан ителгән. Районның мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән проект югары бәяләнеп, гранд алуга ирешкән. Шуның нигезендә укучыларны районыбызның алга киткән оешма-предприятиеләренең эш-тәҗрибәләре белән таныштыру мөмкинлеге булдырылган. "Әлеге проект кысаларында район буенча өч маршрут булдырылып, укучыларга югары технологияләр кулланып эшләүче авыл хуҗалыгы тармагы, Урман хуҗалыгы, Шәмәрдән производство объектлары буенча экскурсияләр оештырылды. Әлеге экскурсияләрдә югары сыйныф укучылары төрле өлкә хезмәткәрләренең эш-тәҗрибәләре, хезмәт процессы белән якыннан танышып, һәр һөнәрнең нечкәлекләренә төшенү мөм­кинлеге булдырылды", - ди Данис Рәкыйп улы. 16 декабрь көнне шундый экскур­сияләрнең берсе - Лесхозда урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм Агач эшкәртү комплекс­лары буенча оештырылып, Иштуган, Явлаштау мәктәбе укучылары әлеге предприятиеләрнең эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: