Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда Пионерия туган көнен билгеләп үттеләр [фоторепортаж]

Пионерлар алар - беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белсә дә, алмаш булып варислар үсеп килә. 12 нче майда район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында -...

Пионерлар алар - беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белсә дә, алмаш булып варислар үсеп килә. 12 нче майда район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында - Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылган. Тантанада педагог-оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Хафизов бүгенге варисларга үзенең изге теләкләрен юллады. Тантана "Барабаны играют сбор" конкурсының пионер җырлары белән үрелеп барды, бәйге ахырында аларга нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Мәктәпләрдә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручылар да хөрмәтләнде. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар. Слетның икенче өлеше сабантуе белән дәвам итте. Күңелле итеп бирнә җыю, уеннарда зур кызыксыну белән катнашу балаларның күңеленә хуш килде. Тантана хәрәкәтле биюләр, җырлар белән учак янында дәвам итте. Гореф-гадәтләребезне белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - варисларның бурычы. Йөрәкләрдә кабынган очкыннары сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын, ялкынланып эшләргә насыйп үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X