Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның һәр мәктәбендә интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр үтте

Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә "гизә". Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш. Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 27-30 октябрь көннәрендә...

Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау да кыен. Балалар да, өлкәннәр дә Интернет челтәрендә "гизә". Мәгълүмати куркынычсызлык булдыру һәм мәгълүмати культура тәрбияләү белем бирү учреждениесының төп эш юнәлешләренең берсе булырга тиеш.

Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын булдыру, аларның сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау, аралашу кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 27-30 октябрь көннәрендә районыбызның һәр мәктәбендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр үтте. Әлеге дәресләр түгәрәк өстәл, семинар, сыйныфтан тыш чара, әти-әниләр җыелышында әңгәмә, сыйныф сәгате, тематик дәрес формаларында оештырылды. Укучылар Интернет челтәреннән янаучы куркынычның төрләре һәм аңа каршы тору чаралары, интернет-бәйлелек булдырмау турында өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев