Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдум: биргәнебез үзебезгә кайта

Татарстан - уникаль социаль программалар һәм инициативалар гамәлгә ашырыла торган респуб­лика. 2013 елдан Президент йөкләмәсе буенча тагын бер мөһим башлангыч - җирле территорияләрне үстерү проектларын финанслауга республика бюджетыннан акча бирү программасы эшли башлады. Ул җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота....

Татарстан - уникаль социаль программалар һәм инициативалар гамәлгә ашырыла торган респуб­лика. 2013 елдан Президент йөкләмәсе буенча тагын бер мөһим башлангыч - җирле территорияләрне үстерү проектларын финанслауга республика бюджетыннан акча бирү программасы эшли башлады. Ул җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота. Проектның уникальлеге шунда - 1 сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан 4 сум бүленә. Халыкның үзара салым түләргә ризалыгы референдум үткәрү юлы белән хәл ителде. Безнең районда референдум былтыр 30 ноябрьдә, ә республиканың кайбер районнарында беренче кварталда ук булды. Шуңа күрә әлеге районнар инде референдумны 2нче тапкыр үткәрә башладылар. Шул уңайдан газета редакцияләренә Татарстанда үзара салым акчасын файдалануга кагылышлы җибәрелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013 ел һәм 2014 елның I-II кварталы өчен 20 райондагы 325 муниципаль берәмлеккә 155,5 миллион сум акча бүленгән. Алар (үзара салым белән бергә) юл эшләренә (34%), зиратларны төзекләндерүгә (19%), урамнарны яктыртуга (13,2%), чишмәләрне, су чыганакларны ремонтлауга (12,3%) һәм башка эшләргә (10,9%) тотылган. 2014 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләргә 122,3 миллион сум башка бюджетара трансфертлар җибәрелде. Әмма әлеге акчалар тотылмыйча калганлыктан, кабат республика бюджетына кайтарылып, яңадан агымдагы ел башында авыл һәм шәһәр җирлекләренә күчерелде.

Безнең районга килгәндә, барысы 2,3356 миллион сум үзара салым акчасы җыйналды. Шуңа респуб­лика бюджетыннан 8,9412 миллион сум өстәлде. Район финанс-бюджет палатасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң күп үзара салым Шәмәрдән авыл җирлегендә (512200 сум) җыйналган. Әлеге авыл җирлегендә шуңа дәүләт тә дүртләтә күләмдә өстәгән акчаны тиешле максатка сарыф итү максатында эш башланып китте. "Шәмәрдән зиратындагы зур агачларны кисүгә 500 меңе тотылды. Моннан тыш Кырбаш зиратын агачлардан чистартуга - 100 мең, Мичәнбашта - һәйкәл ясауга шулай ук 100 мең сум каралган. Бу эшне башкаручыларны сайлап алу өчен конкурс игълан ителде. Гражданнардан җыйналган акчаның иң күп өлеше - 2,3 миллион сумы Шәмәрдәндә Ватан сакчылары аллеясе эшләүгә тотылачак",- диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев.

Район үзәгендә дә үзара салым акчасына халыкның үзенә хезмәт итәрдәй төзелешләр алып бару планлаштырылган. Әмма Саба шәһәр җирлегендә буенча 636900 сум керергә тиеш булып, 2015 елның 1 гыйнварына 436400 сум гына тәшкил иткән. Шунлыктан 2014 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр җирлегенә дәүләт ярдәме әлегә шул суммадан чыгып кына бүленгән. Хәзерге вакытта гражданнардан җыйналып бетмәгән үзара салымны түләттерү чарасы күрелә. Дәүләт тә үзенә тиешлесен бирәчәк. Әле беркөнне безнең почта әрәҗәсенә дә күршедәге йортта яшәгән кыз исеменә үзара салым түләргә тиешлеге турында язылган искәртү хатын салып киткәннәр иде. Аның Сабада яшәмәгәнлегенә инде 7-8 еллап бардыр. Кү­рәсең, пропискада һаман да монда тора. Шуңа кү­рә ул туган авылын төзек­ләндерүгә үз өлешен кер­тергә бурычлы булып кала.

Мондый аңлашылмаучан­лыклар килеп чыкмасын өчен яшәү урынында теркәлү мәсьәләсендә тәртип булырга тиеш. Алда безне быел май аенда булачак референдум көтә. Үзара салым җыю Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Гражданнар акчасын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасының муни­ципаль берәмлекләре бюд­жетларына башка бюд­­жетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында"гы Карарына (2013 ел, 22 ноябрь, №909) нигезләнеп гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X