Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика халкының яртысы диярлек йокысы бозылудан интегә

Белгечләр әйтүенчә, машина белән идарә иткәндә йокы килүне тойсаң, юл читенә туктап, 15-20 минут йоклап алу җитә.

Татарстан Республикасы халкының яртысы диярлек йокысы бозылудан интегә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә медицина фәннәре кандидаты Юлия Трошина әйтте.

«Татарстан Республикасы ничек йоклый» дип аталган тикшеренүдә 1156 кеше сораштырылган. «Халыкның 50,8 проценты гына тиешенчә — 7-8 сәгать йоклаганын ачыкладык, республика халкының яртысында диярлек йокы бозылу билгеләре бар», — диде.

Белгечләр әйтүенчә, яткач, 20 минут эчендә йоклап китә алмыйча газаплану йокы белән бәйле проблемалар турында сөйли. «Атнасына өч тапкыр шушы күренеш булса, аннары көндез хәл булмыйча, йокы туймаганын аңлыйсыз икән, инсомния яки йокысызлык диагнозы куярга була. Иң хафалысы — ике-өч йокысыз төн иммунитетны төшерә, авырулар йоктыру ихтималлыгын арттыра», — диде Юлия Трошина.

Аның сүзләренчә, йоклаганда сулыш алу туктавы, гырлауга да игътибар бирү кирәк. Һәр дүртенче ир-ат, һәр алтынчы хатын-кыз, һәр унөченче бала гырлый. Сәламәт кеше гырларга тиеш түгел, диде ул.

Юлия Трошина.йокламаган кешене исерек транспорт йөртүчегә тиңләде. «Дөнья статистикасы буенча, пассажир транспорты йөртүчеләрнең 10 проценты гына артыгын эшләми, эш һәм ял режимын үти. 90 проценты нормадан артык эшләгән, 9,8 процентының арганлыктан аварияләргә эләгүе ачыкланды», — диде.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов, рульдә барганда йокы килгәнне тойсаң, юл читенә туктап, 15-20 минут йоклап алу җитә, диде. «Кофе, каты чәй генә түгел, йокыга китү кирәк. Инде туктап тору мөмкинлеге булмаса, кеше пассажир белән гел сөйләшеп торырга тиеш», — диде.

чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/health/16-03-2020/respublika-halkyny-yartysy-diyarlek-yokysy-bozyludan-integ-5729408

фото: https://yandex.ru/search/?text=%D1%81%D0%BE%D0%BD%20%D0%B7%D0%B0%20%D1%80%D1%83%D0%BB%D0%B5%D0%BC%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&lr=43

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев