Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Күп кан югалттым. Мине үлгән дип уйлаганнар"

лар гаиләдә дүртәү үсә: Ринат, Рүзәл, Рифат, Ришат. Бүген әти-әнисе һәм бер абыйсы бакыйлыкта. Ике абыйсы исән-сау, Бәрәңге районында (Мари Эл) яшиләр. Мазарбаш авылындагы төп нигез исән-сау. Җизнәләре карап тора. Әниләренең гөлләре шау чәчәктә. 2006 елда Ришатның бертуган абыйсы Рифат үлә. Йөрәге туктый. Яратмаса да, спорт белән каты шөгыльләнгән ул....

лар гаиләдә дүртәү үсә: Ринат, Рүзәл, Рифат, Ришат. Бүген әти-әнисе һәм бер абыйсы бакыйлыкта. Ике абыйсы исән-сау, Бәрәңге районында (Мари Эл) яшиләр. Мазарбаш авылындагы төп нигез исән-сау. Җизнәләре карап тора. Әниләренең гөлләре шау чәчәктә.

2006 елда Ришатның бертуган абыйсы Рифат үлә. Йөрәге туктый. Яратмаса да, спорт белән каты шөгыльләнгән ул. Сугыш чукмары да булган, кирәк икән, алты кешене тотып кыйнаган. 2012 елда, 66 яшендә инженер-механик булып эшләүче әтисе Нур вафат була. Улы үлгәч, аның хәле начарлана, башына зыян килә. Хастаханәгә салалар. Шунда йөрәге туктый, дип яза Акчарлак.
Әнисе Луиза 2014 елда гүр иясе була. Кар көрәгәндә таеп егыла. Бер атнадан аягы сызлый, биле авырта башлый. Бер-ике атна район хастаханәсендә ятып чыга. Анда нәрсә икәнен белмиләр, ялгыш укол салалар. Соңыннан билен рентгентка төшерергә шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Баскычтан менгәндә бот, оча сөяге сына. Операциядән соң күп яшәми, ике атнадан соң, 8 март көнне абыйсы кулында җан бирә.
- Абый шалтыратты. Шок хәлендә кайтып киттем. Ничек кайтканымны хәтерләмим. Аннары әби, әнинең сеңлесенең ире, әтинең әнисе бер-бер артлы киттеләр, бик авыр кичердем.
Аллаһы Тәгаләдән бик каты сигнал булды: юл һәлакәтенә очрадым. Мине үлгән дип уйлаганнар, шуннан торып киткәнмен. Күп кан югалттым. Шуннан соң мәчеткә йөри башладым, - дип сөйләгән җырчы.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев