Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәт биреп котылмакчы булган

Соңгы вакытта шактый киң таралган ришвәт ике очракта бирелергә мөмкин. Беренчесе, нинди дә булса максатка ирешү, икенчесе, җәзадан котылып калу өчен. Икесе дә җәмгыять өчен куркыныч. Шуңа күрә ришвәт бирүче үзе дә җинаятьчегә әверелә. Әйтик, законсыз гамәл кылган өчен җаваплылыктан котылып калу ниятеннән ришвәт бирүче бик зур суммада штраф түләргә...

Соңгы вакытта шактый киң таралган ришвәт ике очракта бирелергә мөмкин. Беренчесе, нинди дә булса максатка ирешү, икенчесе, җәзадан котылып калу өчен. Икесе дә җәмгыять өчен куркыныч. Шуңа күрә ришвәт бирүче үзе дә җинаятьчегә әверелә. Әйтик, законсыз гамәл кылган өчен җаваплылыктан котылып калу ниятеннән ришвәт бирүче бик зур суммада штраф түләргә яки максималь җәза - 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Күптән түгел район суды ЮХИДИнең юл-патруль хез­мә­те инспекторына ришвәт тәкъ­дим иткән өчен Кукмара районында яшәүче О.Конс­тан­тиновка карата ачылган җинаять эшен карады. Ул узган ел Саба-Лесхоз юлында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, каршыга килүче транспорт чаралары өчен бил­геләнгән полосага чыкканда тоткарлана. Шуннан соң ике арада сөйләшү юл-патруль инспекторы машинасында бара. Тоткарланучы 5000 сум штраф түләргә туры ки­ләчәген белгәч, ЮХИДИ хезмәткәренә 3000 сум ришвәт бирмәкче була. Инспектор бу хакта полициягә хәбәр итә.

О.Константинов судта гаебен тулысынча тануын, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. Суд, тәрбиясендә балигъ булмаган баласы булуын да исәпкә алып, аңа җиңел җәза бирү - 60 мең сум күләмендә штраф түләттерү турында карар чыгарды. Шулай ук 3 мең күләмендәге ришвәт акчасы да дәүләт кеременә алынды.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев