Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ризван Хәкимов Казанда үзенең иҗат кичәсен үткәрәчәк

Иҗат кичәсендә Айдар Галимов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчылар катнашачак.

Композитор Ризван Хәкимов Казан тамашачысына иҗат кичәсен тәкъдим итәчәк. Иҗат кичәсе 5 ноябрь Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә үтәчәк. Бу хакта "Татар-информда" узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

“Мин халык кабул итә торган җырлар яздым. Җырларымны бары тик халыкка җиткерә ала торган җырчылар башкара. Җырларымны халык кабул итә, шуңа үз халкыма рәхмәтле. Мин моның белән бәхетле. Аллаһка шөкер, иҗатымны әле дә дәвам итәм”, - ди композитор.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов композиторга иҗаты өчен рәхмәтен белдерде. “Татар халкы үзе дә бик гади, аңа гади җырлар кирәк. Ризванның җырларында гадилек бар. Аңа Ходай үз стилен, моңын биргән. Мин аның “Көтмә син, көтмә, үпкәлә” җырын егерме елдан артык башкарам. Ризванга зур рәхмәт. Ул тыйнак кеше, бәхәскә керә торган кеше түгел”, - ди Салават.

Ризван Хәкимнең иҗат кичәсендә Айдар Галимов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин һәм башка җырчылар катнашачак. Салават Фәтхетдинов әлеге чарада катнаша алмаячагын белдерде. Ул бу көнне Чаллы шәһәрендә үзенең тамашасын куячак.

Иҗат кичәсен "Туган тел" телеканалы оештыра. "Туган тел" телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина Ризван Хәкимовның бөек композитор икәнен әйтте. "Ризван абый белән исәнләшеп, аның кулын кыскач, мин дә шушы бөек кешегә кагылдым дип уйладым. Ризван абыйның һәр җыры шедевр һәм ул тарихта калырлык шәхес. Ризван абыйның осталыгы - җыр тексты сайлый белүдә. Аның җырының һәр сүзе йөрәккә барып ирешә", - диде Миләүшә Сибгатуллина.

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев