Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов: “Эшмәкәрләр безнең таяныч булырга тиеш”

Казанның IТ-паркында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирде Бүген Казанның IТ-паркында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы "Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашты. Ике сәгать чамасы вакыт сузылган очрашуда ул эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Очрашуның модераторы буларак ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең...

Казанның IТ-паркында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстан эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирде

Бүген Казанның IТ-паркында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы "Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашты. Ике сәгать чамасы вакыт сузылган очрашуда ул эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Очрашуның модераторы буларак ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып, мондый элемтәләр кирәк, бизнес үсеш алсын өчен, без республикага нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш", - дип билгеләп үтте.
"Хакимиятнең муниципаль, республика, федераль структуралары инвестицион климатны уңай итү өчен тырышырга тиеш. Без чит ил инвестицияләре турында күп сөйләшәбез, бу бик мөһим. Шулай ук мохит булдыру да әһәмиятле һәм без үз-үзен кайгырта алырлык класска - үзен туендыра һәм башкаларга эш бирә торган эшмәкәргә таянырга тиеш. Ул безнең таяныч булырга тиеш. Бездә дәүләттән субсидия көтми торган, үз-үзләрен тәэмин итә алырлык кешеләр җитәрлек булуы зарур", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, эшмәкәр - инициативалы кеше. "Без илне модернизацияләү турында сөйләшәбез, бу барлык процесслар эшмәкәрлек өлкәсендә мобиль һәм тиз булыр иде", - дип өстәде ул. Кече һәм урта бизнес - ул республика икътисадының 25 проценты, дип билгеләп үтте .

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы барлык сорауларга да җавап бирү авыр булачак һәм мондый очрашулар системалы характерда буласына игътибарны юнәлтте. Ул мондый очрашуларны кварталга бер тапкыр үткәрү яклы. Аннары эшмәкәрләрне аларның эшчәнлек өлкәләре буенча җыю, ТР Премьер-министры һәм республика министрлары белән очрашулар үткәрү мөмкинлеген билгеләп узды. "Безнең үрнәк республика муниципалитетлары тарафыннан хупланыр дип уйлыйм", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, мондый очрашулар үткәрү тәҗрибәсен Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләргә дә тарату зарур. Бу шәһәрләр мэрлары кварталга бер тапкыр булса да мондый очрашуларны үткәрә ала.

Беренче булып Казанда "Һава метросы" турындагы сорау бирелде. Рөстәм Миңнеханов, аңа "Корстон" комплексыннан алып "Kazan-Arena" стадионына кадәрге трассаны күрсәттеләр, дип билгеләп үтте. Аның фикеренә караганда, бу, шәһәрлеләргә уңайлы булудан тыш, туристларда да кызыксыну уятыр иде. Шул вакытта Р.Миңнеханов, шәһәрнең архитектура күренеше бозылмавы һәм сак зонасы таләпләренә туры килүе мөһим, дип билгеләп үтте.

Азнакай эшмәкәре, ул һәм башка эшмәкәрләр кредит алган банк ставканы 17 дән 30 процентка күтәрде, диде. Тимур Нагуманов белдергәнчә, бу мәсьәлә республиканың төрле районнарындагы күп эшмәкәрләрне борчый, юридик банклар хаклы да, дип аңлатма бирде. Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләр кебек банклар да катлаулы хәлдә калды, дип билгеләп үтте. Шулай да, ул 15 көн дәвамында тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бу мәсьәлә буенча фикер алышачакларын белдерде.

Очрашуда бирелгән башка сораулар ислам бизнесы, урамда сәүдә итү, ТКХ, парк һәм скверлар, мәктәп формасы кертү буенча бердәм үзәк булдыру һ.б. темаларга кагылышлы иде.

«Татар-информ»,

Алсу Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев