Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев Идел буе агросәнәгать форумы күргәзмәсе белән танышты

Алар Татарстан җитештерүчеләренең продукциясенә лаеклы бәя бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе  "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр мәйданчыгында ачылган Идел буе агросәнәгать форумы күргәзмәсе белән танышты. Алар аеруча дикъкать белән "Росагролизинг", "Сервис-агро" ҖЧҖ,  Казан сөт комбинаты, ТР кооператорлары мәйданчыгы,  "Татспиртпром", "Пестречинский", "Майский" комбинатлары күргәзмәсен карады.

Президентка Казан сөт комбинатының үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Киләчәккә планнар арасында балалар өчен махсус чыгарылып, капларга тутырылган сөт белән мәктәпләрне тәэмин итү дә каралган. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Татспиртром" җәмгыяте продукциясе белән дә танышты. Оешма җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов май аеннан сатуга чыгарылачак яңа төр сыра турында сөйләде. Бүгенге ярминкәдә катнашучылар яңа төр сыраны да күрде.

Алдарак "Татар-информ" бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачылуы турында язган иде.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев