Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәнис Габбазов: Туебызга беркем дә чәчәк алып килмәде.

Автор: Эльвира ШАКИРОВА 23 сентябрь көнне Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов Казан кызы Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гадәттә, кияү белән кәләшне кочак-кочак чәчәккә күмәләр, ләкин бу туйда яшьләргә чәчәк бүләк итүче булмаган. - Чакырылган кунакларга "чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез" дип алдан ук...

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
23 сентябрь көнне Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов Казан кызы Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гадәттә, кияү белән кәләшне кочак-кочак чәчәккә күмәләр, ләкин бу туйда яшьләргә чәчәк бүләк итүче булмаган.

- Чакырылган кунакларга "чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез" дип алдан ук әйтеп куйдык. Туебызга бүләк ителгән барлык йомшак уенчыкларны балалар йортына тапшырдык. Бу - әнием Гүзәл Габбазова идеясе иде. Чәчәкләр - матур, ләкин тиз шиңәләр. Ә уенчыклар игътибарга тансык булган балаларга күпме шатлык китерде. Балаларның шат йөзе, елмаюлы карашы, чын мәгънәсендә, мине куандырды. Мәчеткә йөргәнем, сәдака биргәнем бар, әмма балалар йортына беренче баруым, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Рәнис Габбазов.

Рәнис белән Гөлиянең туе кияүнең туган ягы - Ишеевкада узган. Кунаклар арасында Рәниснең остазы Венера Ганиева, гаиләсе белән продюсеры Рифат Фәттахов, иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов булган. "Туй мәшәкатьләрен тулысынча ике як әти-әниләр күтәрде. Кунаклар саны 100гә якын булды", - ди Рәнис.

Яшьләр ширбәт аен концертка әзерләнеп, ягъни репетициядә үткәрә. "Беренчедән, үз концертларыма әзерлек эшләре бара. Икенчедән, 30 сентябрьдә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узачак Р.Ваһапов фестиваленең концертына әзерләнәбез", - диде Рәнис Габбазов.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев