Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин Салават Фәтхетдинов концертын Яңа татар җырының 30 еллыгы, дип билгеләде

Кичә Камал театры залында Салават концертлары башланып китте.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин август аенда Яңа татар эстрадасының 30 еллыгын үткәрергә тәкъдим итте. Шагыйрьнең бу тәкъдиме Салават Фәтхетдинов концертларының беренче көнендә Камал театры сәхнәсеннән яңгырады. Әлеге концертны Камал театры залындагы 850 тамашачы белән бергә “Татар-информ” хәбәрчеләре дә карады.

Үзенең 70 яшьлек юбилее көнен Роберт Миңнуллин Салават Фәтхетдинов концертында үткәрде. Ул, сәхнәгә чыгып, Салаватның котлавын кабул итте һәм халык җырчысы турында фикерләрен җиткерде.

“Салават мине һәр концертына чакыра. Мин аның турында матур сүзләр әйтергә тырышам, шигырьләр дә язып киләм. Укыйм. Ул тыңлый. Кайчакта көлгән, кайчакта җитди итеп уйланып торган була. Үзе дә яшерми – аның минем бер китапны да укыганы булмады. Ләкин мин аңа бер дә үпкәләмим. Ул үзе шундый Салават!” – диде Роберт Миңнуллин сәхнәдән.

“Утыз ел ул сезнең каршыда. Утыз ел ул бик күп бит. Бу - Салаватның гына бәйрәме түгел. Бу - Яңа татар эстрадасының 30 еллыгы. Яңа сәхнәнең 30 еллыгы. Яңа татар җырының 30 еллыгы. Без моны милли бәйрәм дип атарга хакыбыз бар, - диде ул. – Салаватның иҗаты турында, аның шәхесе турында, аның татар рухына керткән өлеше турында җитдиерәк сүзләр әйтергә дә вакыт җитте бугай. Салаватның татар рухына керткән өлеше әйтеп бетергесез”.

Салават Фәтхетдинов сәхнәдән Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” җырын башкарды. Җыр башкарылыр алдыннан Салават Фәтхетдинов әлеге җырның бер куплетын инстаграмына элүен һәм аның 120 мең тапкыр каралуын әйтте.

Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында “Интертат”ка язма әзерләнә.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев