Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин татар баласын татар язучысын укытып кына үстереп булмый дип саный

"Балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү – мөһим мәсьәлә дип исәплим”, - ди ул.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин фикеренчә, татар әдәбиятында тәрҗемә ике яклы булырга тиеш. Ул татар язучысын укытып кына баланы үстереп булмый дип саный. Татарстан Президентының иҗат әһелләре белән очрашуында күтәрелгән проблемаларның берсе буларак, ул шушы фикерне куәтләве турында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татар язучылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында татар әдәбиятын чит телләргә тәрҗемә итү проблемасын күтәреп чыкканнар. Бу хакта халык шагыйрьләре Разил Вәлиев тә әйткән, Роберт Миңнуллин да кушылган. Әлеге фикер язучылар Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин һәм Рүзәл Мөхәммәтшин язган хатта да күтәрелгән.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин фикеренчә, тәрҗемә ике яклы булырга тиеш. “Дөнья әдәби үрнәкләрен татарчага да тәрҗемә итергә кирәк дигән фикер әйттем. Чөнки Роберт Миңнуллин белән Разил Вәлиевны укытып кына татар баласын үстереп булмый. Балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү – мөһим мәсьәлә дип исәплим”, - ди ул.

  • Кичә Туган тел көнендә Татарстан Президенты иҗади һәм фәнни татар интеллигенциясе белән очрашты. Очрашу Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылыр алдыннан үтте. 
     

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев