Роберт Миңнуллин Җәвит Шакировны "Татар халык маймылы" дип атаган?!
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә дә быел 30 яшь тулды. Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллин аларга котлау шигыре язарга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Менә шигырь килеп чыккан бу. Роберт әфәнде Җәвит Шакировны хәтта "Татар халык маймылы" дип атаган. Әлбәттә, моңа үпкәләрлек түгел. Шигырьне көлми генә укып булмый. "Шедевр" булган...
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә дә быел 30 яшь тулды. Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллин аларга котлау шигыре язарга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Менә шигырь килеп чыккан бу. Роберт әфәнде Җәвит Шакировны хәтта "Татар халык маймылы" дип атаган. Әлбәттә, моңа үпкәләрлек түгел. Шигырьне көлми генә укып булмый. "Шедевр" булган бу.
З ө л ф и я һәм Җ ә в и т Ш а к и р о в л а р г аҖәвит ул татар халкыныңТалантка бик бай улы!Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул"Татар халык маймылы"!"Маймыл"ның да иң чибәре,Ә таланты - шаккаткыч!Шуның иң әйбәт мисалы -Башкатыргыч "Башваткыч".Бер карасаң, бик көйле ул,Бер карасаң, кире ул...Шунсыз булмый, ни дисәң дә,Зөлфиянең ире ул!Зөлфия дә һәм Җәвит тә,Әлбәттә, бик сөйкемле?Икесе дә бик популяр,Почти минем шикелле!Сәхнәгә чыгып бассалар,Икесе дә - канатлы!Икесенә тигез итепБиргән Ходай талантны!Уйлап карагыз, алар битУтыз ел бергә һаман...Үзләренең мәхәббәтеҮзләренә тап-таман!Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтеПүчтәк алар янында.Таһир-Зөһрә мәхәббәтеЕрундарак тагын да...Нишләр иде икән аларӨйләнешкән булсалар?Өйләнешеп, гомер буеКөн дә бергә торсалар?...Утыз елга түзмәс идеУл Зөһрәләр, Таһирлар...Өйләнүгә аерылыпБетәр иде бахырлар...Утыз ел бер караватта...Вәт мәхәббәт ичмасам!Аларның бу мәхәббәтеСүрелмәсен һичкайчан!Сезнекенә кушылсыннарТеләкләрем минем дә!Бергәләп тагын утыз елИнтексеннәр кимендә!..20.08.17Р. Миңнуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев