Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роман Шәйхетдинов Казанның җир асты 4D-моделе төзеләчәген әйтте

Бу - инженер коммуникацияләре үткәрү, урам-юл челтәрен үстерү, биналар торгызуны планлаштырырга ярдәм итәчәк, дип ачыклык кертте министр.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан Башкарма комитеты белән берлектә шәһәрнең цифрлы 4D-моделен төзергә кереште. Ул шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәрнең җир өсте корылмалары цифрлаштырылган инде, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

«Бүгенге көндә җир асты корылмаларын, коммуналь челтәрләр белән бәйле бөтен нәрсәне цифрлаштыру бурычы тора. Бу инженер коммуникацияләре үткәрү, урам-юл челтәрен үстерү, биналар торгызуны планлаштырырга ярдәм итәчәк», - дип ачыклык кертте министр.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, республикада Иннополисның 4D-моделе булдырылган инде, ул шәһәр белән реаль вакыт режимында идарә итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге модель датчиклар, сенсорлар һәм камераларны үз эченә ала. Алар шәһәр хезмәтләренә янып яраксыз хәлгә килгән фонарльлар, чүп-чар белән тулган урналар, юл һәлакәтләре, җәмәгать транспортының хәрәкәте турында сигнал бирә. 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев