Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор августта мәктәпләргә җыелышларга ата-аналарны чакырырга киңәш итми

«Без җыелышларны онлайн режимда уздырырга күрсәтмә бирәчәкбез», — диде Любовь Авдонина.

Балалары беренче сыйныфларга баручы ата-аналарны августта мәктәп җыелышларына чакыру киңәш ителми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әлегә мондый чаралар тыелган. Без җыелышларны онлайн режимда уздырырга күрсәтмә бирәчәкбез. Бу мөмкин эш. Һәр ата-ана Интернетта сөйләшүгә тоташа ала», — диде.

Аның сүзләренчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы Роспотребнадзор белән килештермичә мондый чараларны уздырмаячак.

«Әлегә мондый мәгълүмат бездә юк, килсә, булган норматив документларга нигезләнеп эшләячәкбез», — диде Авдонина. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев