Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор быел чит илгә ялга бармый торырга киңәш итте

Коронавирус сәбәпле, юлламалары гамәлдән чыккан кешеләргә туроператор 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кайтарырга тиеш.

 Санитар-эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, быел чит илгә ялга барудан тыелырга кирәк. Ә юллама сатып алган, әмма пандемия аркасында бара алмаганнарга туроператорлар 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Санитар-эпидемиологик вазгыять шактый киеренке булып тора, шул исәптән чит илдә дә. Мисал өчен, күптән түгел генә коронавирус белән авыручылар артуы турында мәгълүмат чыкты, шуңа күрә өйдә калу яхшырак», — диде Марина Трофимова.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта туроператорлар белән барлык мәсьәләләр судка кадәр хәл ителә. Әгәр 2021 елның 31 декабреннән соң тур үткәрелмәсә яки акчаны кире кайтармасалар судлар башланачак. Анда Роспотребнадзорны дәүләт органы буларак җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булачак.

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев