Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор чәй эчүләрдән һәм киңәшмә үткәрүдән баш тартырга өндәде

Бер хезмәткәренең Covid-19 белән авыруыннан соң тикшерелгән 127 хезмәт коллективының 83ендә хокук бозулар булган.

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә республика халкын хезмәттәшләре белән бергәләп вакыт уздырудан баш тартырга чакырды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә эш буенча элемтәләрне мөмкин кадәр күбрәк чикләргә кирәк: барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, эштә теләсә нинди җыелышып утыруларны бетерергә кирәк. Кызганычка каршы, уртак чәй эчү, төшке аш, туу көннәрен һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү фактлары очрап тора", - дип сөйләде спикер, температуралы һәм вирус симптомнары булган хезмәткәрләрне эштән читләштерү мөһим, дип ассызыклады.

Авдонина искәртеп узганча, авыруларның төп өлешен эшчеләр (23%) һәм хезмәткәрләр (24%) тәшкил итә.

"Бу уңайдан эш бирүчеләрнең игътибарын офисларда һәм эш урыннарында профилактика чараларының тайпылышсыз үтәлүенә юнәлтәсем килә", - дип билгеләде спикер.

Спикер сүзләренчә, хезмәт коллективларында ваемсызлык барлыкка килгән. Ведомство 127 хезмәт коллективын тикшергән, анда хезмәткәрләрнең берсе Covid-19 чирләгән, аларның 83ендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга китерергә мөмкин булган хокук бозулар ачыкланган.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев