Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор «Ривьера» аквапаркында тикшерү үткәрә

Инстаграм кулланучыларының берсе аквапарктан фото урнаштырган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе «Ривьера» аквапаркында Covid-19 инфекциясенә каршы тору чараларын үтәүгә тикшерү башлады. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Кичә социаль челтәрләрдә аквапарк территориясендә ял итүчеләр күп җыелган фото һәм видео пәйда булды.

«Чыннан да, бу кадәр кеше җыелу рөхсәт ителми. Без кичә бу мәгълүматны алдык, һәм бүген тикшерү үткәрелә. Анда аквапаркка караганда ачык урыннарда — бассейннар һәм алар янында ял итү урыннарында кеше күп», — дип аңлатты спикер.

Авдонина сөйләгәнчә, бүген үк Роспотребнадзор хезмәткәрләре аквапаркны тикшерә башлаган, аның нәтиҗәләре иртәгә хәбәр ителәчәк. 

Фото: соцчелтәр

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X