Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор укучы зарланган Казан мәктәбе ашханәсен тикшерә

170нче мәктәп укучысы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) социаль челтәрләрдә укучы зарланган Казанның 170нче мәктәбен тикшерә башлады. Бу хакта агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Укучы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.

«Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә антисанитария турында видео бастырып чыгару факты буенча Казандагы 170нче мәктәп ашханәсендә административ тикшерү башлады. Идарә белгече әлеге мәктәпкә барды. Тикшерү нәтиҗәләре турында идарә өстәмә хәбәр итәчәк», - диделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X