Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгызачак

Россия Тышкы эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәзер илгә Лондон, Сеул, Истанбул аша килергә мөмкин.

Россия авиаэлемтәләрне торгызачак илләр саны артуга атналар китәргә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 

«Минемчә, күп илләр белән авиаочышлар ачылышына кадәр атналар узачак», - дип саный Рябков.

Ул хәзер илгә Лондон, Истанбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм Covid-19 вазгыяте мөмкинлек бирү белән исемлеккә тагын да күбрәк башкала һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде.

1 августтан Россия Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты. 15 августтан тагын бер ил — Швейцария белән авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла.

Элегрәк Абхазия һәм Черногориянең Россия гражданнары өчен чикләрне ачуы турында хәбәр ителгән иде.  

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев