Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия белән сигез ил арасында һава юлы яңадан ачылды

Шулай ук Түбән Кама («Бигеш»), Владикавказ һәм Томск аэропортларыннан да чит илләргә очышлар рөхсәт ителде.

Бүген, 10 июньдә, Россия белән Австрия, Венгрия, Ливан, Люксембург, Маврикий, Марокко һәм Хорватия арасында һава юлы яңадан ачылды, шулай ук Албаниягә чартер рейслары башланды.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб элегрәк шундый карар кабул иткән иде.

Хәзер Мәскәү – Вена, Мәскәү – Будапешт, Мәскәү – Порт-Луи, Мәскәү – Рабат һәм Мәскәү – Загреб юнәлешләре буенча атнага – ике, Мәскәү – Бәйрут һәм Мәскәү – Люксембург юнәлешләре буенча бер тапкыр рейс ясау мөмкинлеге бар. Шулай ук атнага бер тапкыр Мәскәү – Тирана чартер рейсы рөхсәт ителә.

Моннан тыш, Грециягә (Мәскәү – Афина маршруты буенча атнасына ике рейс), Азәрбайҗанга (Мәскәү – Баку маршруты буенча бер рейс), Әрмәнстанга (Мәскәү – Ереван маршруты буенча бер рейс), Катарга (Мәскәү – Доха маршруты буенча бер рейс), Үзбәкстанга (Мәскәү – Ташкент маршруты буенча бер рейс) һәм Таҗикстанга (Мәскәү – Дүшәнбе маршруты буенча бер рейс) авиарейслар саны арттырылган.

Россияне Мисыр һәм Сербия (Мәскәү – Каһирә һәм Мәскәү – Белград маршрутлары) белән бәйли торган рейслар саны атнасына – җидегә, ә Беларусь (Мәскәү – Минск маршруты) белән унга җитәчәк.

Моннан тыш, Мәскәүдән Мюнхенга һава юлы ачыла, моңа кадәр Германия шәһәрләреннән Берлин һәм Франкфуртка гына очарга мөмкин иде. Шулай ук Түбән Кама («Бигеш»), Владикавказ һәм Томск аэропортларыннан да чит илләргә очышлар рөхсәт ителде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев