Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия буенча коронавирус йоктыруның барлыгы 3 мең 388 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәде.

Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусы инфекциясе белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Россия буенча Covid-19 белән барлыгы 24 мең 490 зарарлану очрагы теркәлгән, шул исәптән 3 мең 388 очрак – соңгы тәүлек эчендә.

Барлыгы 1986 кеше коронавирус инфекциясеннән савыккан, шуларның 292се – узган көндә.

198 авыру үлгән, шул исәптән 28е – узган тәүлек эчендә.

Авырулар саны буенча Мәскәү (1774), Мәскәү (272) һәм Мурманск (137) өлкәләре алда бара. Коронавирус инфекциясе очраклары беренче тапкыр Чукотка һәм Ненец автоном округларында расланган.

Шул ук вакытта Татарстанда алдагы көндә Covid-19 белән зарарлану буенча 23 яңа очрак расланган иде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев