Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган

Беренче урын алучыларга 45 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.

9-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 30 төбәктән җыелган 160 көрәшче 9 авырлык үлчәвендә бил алышты. 

Үз авырлык үлчәвендә җиңүчеләргә – 45 мең, икенчегә – 35 мең, өченче урында калучыларга 25 мең сум акчалата бүләк бирелгән.

Көрәш буенча быелгы Россия чемпионнары – Илсур Гыймадетдинов (Татарстан), Егор Егоян (Ханты-Манси), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмхтуллин (Ханты-Манси), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Ильмир Төхвәтуллин (Татарстан), Булат Мусин (Татарстан), Айвар Билалов (Татарстан), Сергей Павлик (Ульяновск).

Үз авырлык үлчәвендә яуланган 6 алтын медальдән тыш, Татарстан көрәшчеләре исәбендә Рамил Хәкимҗанов исәбендә – бер көмеш һәм Ранис Галимуллин белән Илфат Гыймадиевның ике бронза медале дә бар.

Сүз уңаеннан: Татарстан чемпионатына кертелмәгән чит төбәк көрәшчеләре Сергей Павлик белән Муса Галләмов (Мари Иле) Татарстан көрәшчесе Илфат Гыймадиевны өченче урында калдырып, финалда үзара очрашкан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев