Республикада хәрби хезмәткә 16 мең кеше чакырылачак.
Россия армиясе сафларына Татарстаннан өч меңнән артык кешене җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында Россиядә язгы-җәйге чакырылыш кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Бүген Татарстанда язгы чакырылышка старт бирелде. Гаскәр хезмәтенә 3100дән артык кеше җибәрү ниятләнә. Коры җир гаскәрләренә — 47, һава-космик оборонасы гаскәрләренә — унөч, стратегик билгеләнештәге ракета һәм милли гвардия гаскәрләренә сигезәр процент, хәрби-диңгез флотына — җиде, һава-десант гаскәрләренә җиде, башка бүлекчәләргә сигез процент хәрби хезмәт итәчәк», — диде ул.
Генерал-майор хәрби хезмәткә чакырылучыларның Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан гаскәрләргә беренче тапкыр егерменче майда җибәреләчәген әйтте.
- Язгы чакырылыш кампаниясенә беренче апрельдән старт бирелде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2020 елның 15 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре эшен 2020 елның 13 апреленнән башлаячак.
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев